Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча зыялылары Казанда очрашты
Әдәби-музыкаль кичәдә Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, язучы-шагыйрьләр, бу районда яшәүче талантлар, абруйлы шәхесләр катнашты.
(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда “Чәршәмбе көн кич белән” дип аталган әдәби-музыкаль кичә кысаларында “Арча зыялылары җыены” үтте. Чарада Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, язучы-шагыйрьләр, бу районда яшәүче талантлар, абруйлы шәхесләр катнашты.
“Чәршәмбе көн кич белән” дип аталган әдәби-музыкаль проектны режиссер, сценарийлар авторы Нурания Җамали оештырган. Проектның төп максаты - шигърияткә, җыр-моңга, иҗатка, сәнгатькә сусаган кешеләрне җыю һәм аларны танылган шәхесләрнең иҗаты, тормышы белән таныштыру.
“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының очрашуын бай эчтәлекле программа белән Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина алып барды.
“Мәдәниятле һәм уңган халкы булган Арча төбәгеннән булуым белән чын күңелдән горурланам мин. Якташларыма рәхмәтем чиксез. Аларның җылы карашын, ярдәмен һәрвакыт тоеп яшим. Татар телебезнең үсешенә файдалы булган мондый чаралар һәрдаим үткәрелеп торсын иде”, - дип билгеләп узды ул.
Якташларын сәламләргә Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев та килде .
“Арчада бик күп эшләр эшләнә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылды. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төрле федераль һәм республика программаларын тормышка ашырабыз. Шәһәрдә мәктәп, балалар бакчасы төзелде. Яңа фельдшер–акушерлык пунктлары, мәдәният йорты сафка басты. “Чиста су” һәм урам утларын торгызу программалары буенча зур күләмдә эшләр башкарылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә куандырырлык нәтиҗәләребез бар. Сезнең белән очрашу, фикерләрегезне ишетү минем өчен бик мөһим”, - диде ул.
“Арча зыялалар җыены”н Арчадан чыккан, анда туып-үскән, бүген дәрәҗәле исемнәргә лаек булган танылган шәхесләр чыгыш ясады. Алар арасында шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал, озак еллар Арча педагогика көллиятендә җитәкче булып эшләгән ветеран укытучы Илдус Сәгъдиев, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов, күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән Наил Сабиров, “Безнең гәҗит” газеты мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов, җырчы Нурзадә бар.
“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы 2003 елда барлыкка килгән. Аңа “Востокстройтрансгаз” җәмгыяте җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев нигез салган. Хәзер аны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли.
“Без Тукай ягы – Арча төбәгеннән чыккан якташлар һәм район белән үзара аралашып яшәргә омтылабыз. Алга таба да барлык якташлар бер-беребезне белеп, аралашып яшәрбез дип өметләнәм. Эшлисе эшләребез күп. Киләчәктә “Арча якташлыгы” җәмгыяте якташлар очрашуын тагын да зурлап узрырырга уйлый”, – диде Фәнис Мөсәгыйтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз