news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча ЗАГСында көмеш туй рәсмиләштерелде

Иске Чүриледә яшәүче Фәридә һәм Айдар Сафиуллиннарның чирек гасыр бергә гомер итә.

(Арча, 19 февраль, "Татар-информ"). Кичә Арча ЗАГС бүлегендә Иске Чүриледә яшәүче Фәридә һәм Айдар Сафиуллиннарның чирек гасыр бергә гомер иткән бәйрәмнәре — көмеш туйлары рәсмиләштерелде. Алар ЗАГСның «Дан китабы»на имза куеп, «Көмеш туй» таныклыгына ия булды, дип яза http://arskmedia.ru сайты.

Арчадан Иске Чүрилегә килен булып төшкән Фәридә Нариман кызын авыл җирлегендә белмәгән кеше юктыр. Ул — укытучы. Хезмәтенә намус белән караучы Фәридә ханым 2011 елда «Иң яхшы укытучы» дипломы белән бүләкләнә.

Айдар Харисович Кызыл Сарай авылы егете, 1972 елда алар гаиләләре белән Чүрилегә күченеп килә.Тырыш, хезмәт сөючән егет 1988 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап үз авылларына колхозга эшкә кайта һәм 2003 елга кадәр шунда зоотехник, соңыннан икътисадчы булып эшли. 2003 елда ул Иске Чүриле авыл җирлегендә газ хуҗалыгы өчен җаваплы итеп билгеләнә, депутат итеп сайлана.

Бүгенге күркәм гаиләнең һәркемгә үрнәк булырлык хезмәтләре бар, ике яктан да газиз әниләре һәм Фәридә апаның әтисе исән-сау. мәхәббәт җимешләре — балалары Айгөл, Хәйдәр һәм Ниязлары ихтирамлы, тәрбияле булулары белән куандыралар.

Бүген Сафиуллинга районыбыз «сандугачы» Расих Галимҗанов җырларын багышлады, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100