news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Арча якташлыгы" оешмасы егерме еллыгын бәйрәм итә

Шул уңайдан 6 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур концерт-тамаша була.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Казанда "Арча якташлыгы" оешмасы егерме еллыгын бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан 6 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур концерт-тамаша була. Бу хакта “Татар-информ”га Арча якташлыгы оешмасыннан хәбәр иттеләр.

"Быел Казандагы традицион очрашу "Арча якташлыгы" оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышлана һәм “Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр” шигаре астында оештырыла", диелгән әлеге хәбәрдә.

Концерт-тамашада Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашуы көтелә. Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Габделфәт Сафин, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Нурзадә, “Кызлы йорт”, Илназ Гарипов, Фәрид Низамиев һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, театр фойесында халык сәнгате күргәзмәсе эшләячәк, дип әйтә оештыручылар.

Очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һ.б. вазифаи затлар чакырылган.

Башлана 18 30 сәгатьтә.

Белешмә: "Арча якташлыгы" 2003 елда “Востокстройтрансгаз” оешмасы җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев башлангычы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта оешманың җитәкчесе – Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100