news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре мөфти hәм баш казый өчен тавыш бирделәр

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Бүген Арча мөхтәсибәтендә өч район имамнары катнашында үткәрелгән җыелышта Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатуралары мөфти һәм баш казый вазыйфаларына тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре хуплап чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба, Балтач имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде. Әлеге мөхтәсибәтләрдә уздырылган җыелышларда кандидатларга каршы чыгучылар булмады.

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot