Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча-Әтнә хәрби комиссары дистәләгән кеше белән Суслонгерга барды
Сәәфрнең максаты -биредә фаҗигале рәвештә һәлак булган әрвахларның рухына дога ирештереп кайту.
(Казан, 6 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, быел да Суслонгерда Арча-Әтнә хәрби комиссариаты тарафыннан әрвахларга куелган гранит таш алдына чәчәкләр утыртылып, чардуган эчендәге каберлек чистартылды. Әрвахлар рухына дога укылды, дип яза җирле басма.
Суслонгерга баруның максаты - алдагы 2015-2016 нчы еллардагы кебек, монда һәлак булган әтнәлеләргә куелган гранит ташка баш иеп, чардуган эченә чәчәкләр утыртып, биредә фаҗигале рәвештә һәлак булган әрвахларның рухына дога ирештереп кайту. Бу изге йоланы быел Равил хәзрәт Ибраһимов башкарды.
Делегацияне Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов җитәкләде. Суслонгерга барып чардуган, таш куеп, әрвахларга дога ирештерү дә аның башлангычы белән башланды. Елга ике тапкыр барып, каберлекне зыярәт кылып, монда ятып калганнарның якты истәлеген торгызу да - аның нияте.
Ә күпме райондашлар күтәреп алды бу башлангычны. Хәтта, районның Шәкәнәч авылында яшәүче, Суслонгердан килгән хатларны кадерләп саклаучы сигезенче дистәсен ваклаган Надия әби дә зыярәт кылып кайтты бу җирне. Ел саен баручылар саны ишәя, яңара, делегация составы тулылана.
Быелгы делегация составында ДОСААФ җитәкчесе Алиев Рөстәм Ринат улы, Бөек Ватан сугышы ветераннары комитетының җитәкче урынбасары Нуриәхмәтов Булат Максут улы да бар. Алар белән бергә Суслонгерга педагогия көллияте студентлары Илназ, Нияз, Снежанна, аларның укытучылары Рүзәл Галимов та, "Арча хәбәрләре" журналисты Гөлсинә Зәкиева да барды.
- Быел да чишмә суы белән туган җир туфрагы алып бардык Суслонгерга. Чәчәкләр утырттык. Яшьләргә Суслонгерның фаҗигасен сөйләдек. Әрвахлар рухына дога кылдык, - ди Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз