news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссары Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

Әтнә районында быелгы бәйрәмне алты сугыш ветераны каршы ала.

Арча-Әтнә хәрби комиссары Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады
atnya-rt.ru/

(Әтнә, 3 май,  “Татар-информ, ”Әтнә таңы”). Хәрби комиссар Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады. Бу турыда “Әтнә таңы” сайтында хәбәр ителә.

Районда бүгенге көндә 6 ветеран бар. Аларның дүртесе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Рәис Вәли улы 1953 елда китеп - Венгрия сугышында, Зиннур Шиһап улы 1951 елның апрелендә армиягә алынып, Корея сугышында була. Бу ике ветеран Бөек Ватан сугышы ветераннары дәрәҗәсенә тигезләштерелгән.

Бүләк итеп ветераннарга солдатлар йөрткән паек тапшырылды. 

Арча белән Әтнә районнарыннан бергә 28 501 кеше сугышка китә,аларның 14 000 нән артыгы сугыш кырында ятып кала. Әтнә районы сугышка 3028 ир-егетен озата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100