news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында Саратовтагы хәрби часть белән телекүпер узды

Бүгенге көндә әлеге комиссариаттан киткән 190 солдат 53 хәрби частьта хезмәт итә

(Әтнә, 29 март,  "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Арча- Әтнә хәрби комиссариатында солдат егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, якыннары Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьта хезмәт итүчеләр белән “очраштылар”. Социаль челтәр киңлекләрендә скайп аша алар бер-берсе белән аралаштылар,- дип яза район газетасы сайты.

Хәрби комиссариат бу мөмкинлекне республикада беренче булып күптәннән куллана. Соңгы вакытта телекүпер Арча районы шефлык иткән шушы часть белән генә үткәрелә. “Кызганыч билгеле, барысы белән дә очраштырыр идек әти-әниләрне. Тик бөтен часть тә болай аралашуга риза түгел, аларның да үз сәбәпләре һәм без алар фикерен дә хөрмәт итәргә тиеш...”- ди хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов. Тик бу башка частьта хезмәт итүчеләр онытылган дигән сүз түгел.

“Бүгенге көндә безнең хәрби комиссариаттан киткән 190 солдат 53 хәрби частьта хезмәт итә, һәм мин аларның һәркайсының командирлары белән аралашып торам. Алар егетләребезгә хәрби характеристика язып торалар, без бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлыйбыз.”, - дип, һәрбер язылган хат, характеристика теркәлгән папкаларны да күрсәттеАлмаз Әгъзәм улы .

Ә Саратовтагы частьта бүгенге көндә Әтнәдән 2 егет – Закиров Илдус Рифат улы, Закиров Рамазан Хәйдәр улы хезмәт итә.

Гомумән алганда, 2017 елда язын хәрби комиссариаттан 84 егет (13- Әтнә) армия хезмәтенә киткән. Шул 84 нең 24е (7 се- Әтнә) Саратовка эләккән. 2017 нең көзендә 91 егет армия хезмәтенә киткән: 74е- Арча, 17се –Әтнә. 91нең - 19ы (2се –Әтнә) Саратовта хезмәт итә.

Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков бүген дә скайп аша әти-әниләргә, хәрби комиссарга үзенең рәхмәтен җиткереп :”Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар”, – дип мактады.

Солдатлар белән очрашуга Арча башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Хәрби бердәмлек” әфганчылар җәмәгать оешмасы җитәкчесе, гвардия подполковнигы Сергей Баһаутдинов, ветераннар исеменнән чыгыш ясарга Рафаэль Мөхәммәтҗанов, Раил хәзрәт белән Сергей атакай да килгән.

Агымдагы ел башында, гыйнвар аеның икенче ункөнлегендә, Арча-Әтнә делегациясе бу частьта булып, солдатларның көнкүреше белән танышып, бүләкләр, күчтәнәчләр илткән иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100