news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты утызлап кеше белән Суслонгерда булып кайтты

Барысы сиксәннән артык кеше Суслонгерда чалынган корбан итеннән авыз итте.

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты утызлап кеше белән Суслонгерда булып кайтты
arskmedia.ru/2019/07/29/suslongerda-korban-chalyindyi/

(Арча, 30 июль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Сүрия Мингатина). 27 июль Арча-Әтнә хәрби комиссариаты нәселләрендә Суслонгер җирендә хезмәт итүче булганнарны, биредә вафат булып калучыларның якыннарын, бу җир белән кызыксынучыларны үзе белән алып барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ни өчен дигәндә, Суслонгер белән кызыксынучылар, » Без дә барыр идек, ничек барасын, ничек табасын белмибез. Кайсы җирдә аның хәрбиләр булган урыннары…» дип сораучылар күбәйде. Хәрби комиссариатка да, журналистларга да, ТВ хезмәткәрләренә дә шул сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр арта.

Кемдер мәгълүмат бирә, кемдер юлын сорый, кемдер рәхмәт белдерә. Менә шуны истә тотып, утырып уйлашканнан соң, хәрби комиссар Алмаз Борһанов Суслонгерда корбан чалдыру нияте барлыгын әйтте. Аның бу фикерен Арча шәһәре башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев хуплап, матди ягын күтәрде. Алланың рәхмәте булсын аңа. Оештыру эшләре белән хәрби комиссариат шөгыльләнде.

27 июльдә иртәнге сәгать 7 дә Арчадан ике автобус 33 кеше белән юлга кузгалды. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөһетдинов хәерле юл теләп озатып калды.

Суслонгерда республиканың башка төбәкләреннән үз машиналары белән килүчеләр өстәлде. Барысы сиксәннән артык кеше Суслонгерда чалынган корбан итеннән авыз итте.

Бу юлы Суслонгерга Казан музей мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов кайтты. Һәм ул үзе белән биредә һәлак булучыларның билгеле булган исемлеген дә алып килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100