news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Суслонгер шәһәрендә корбан чалуны оештыра

Анда Суслонгер лагеры ачылуның 78, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан оештырылган зур чара узачак.

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Суслонгер шәһәрендә корбан чалуны оештыра
http://tatar-congress.org

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 27 июльдә Марий Эл республикасының Суслонгер шәһәрендә хәрбиләр яшәгән күл буенда корбан чалыначак һәм анда Суслонгерда һәлак булучыларның туганнары да бара алачак. Бу сәфәрне Арча-Әтнә хәрби комиссариаты оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Иң элек зиратка кереп, дога укылачак. Аннан соң солдатлар яшәгән урман эчен карагач, Көмеш күл буенда Суслонгер лагеры ачылуның 78, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан оештырылган зур чара узачак.

«Безнең белән бергә Әмир хәзрәт Миннемуллин да барачак. Шунда корбан чалып, казан асып аш пешереп үткәрәбез. Ризыкларны үзебез белән алып барып, 100 кешегә өстәл әзерлибез. Доганы микрофон аша укырга планлаштырабыз. Тирә-юньгә таралып, шул җирләрдә ятып калган бөтен әрвахларга барып ирешсен», — дигән Арча-Әтнә хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100