news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Саратовта "Татар ашлары көне" үткәрде

Быел әлеге частька тугызынчы тапкыр барулары.

(Әтнә, 29 сентябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов, 28 сентябрь көнне 7 кешедән торган делегация белән бергә, 71432 нче хәрби частьта хезмәт итүче солдатларның хәлләрен белергә барды, дип яза җирле басма.

Саратов өлкәсендә урнашкан 71432 нче хәрби частьта Әтнә районыннан - 6 егет, ике районга бергә 46 егет хезмәт итә. Ел саен Арча-Әтнә хәрби комиссариаты үзе шефлык иткән бу частька барып, солдатларның хәлен белешеп, хәрби часть җитәкчелеге белән очрашып, аларга көнкүрештә кирәкле бүләкләр алып барып, хезмәт итүче солдатларга концерт куеп, аларны татар ашлары белән сыйлап кайта. Быел әлеге частька тугызынчы тапкыр барулары.


-Быел да шулай булды, азрак үзгәртеп, хәрби частьта татар ашлары көне уздырдык. Арчада алдан заказ биреп чәкчәкләр, өчпочмаклар пешертеп алып бардык. Делегация составында ике район вәкилләре белән бергә 2 җырчы, 1 баянчы барды. Хәрби часть җитәкчелеге белән аралаштык, солдатларыбыз белән сөйләштек– дип юлдан хәбәр итте Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100