news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Өч дистәгә якын уенчы арасыннан Әтнәнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште, диелә район хәбәрендә.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча-Әтнә хәрби комиссариаты шахматчылар арасында ярыш үткәрә, дип язган идек, дип хәбәр бирә җирле басма.

Матур традициягә әверелгән бу ярышта Әтнә шахматчылары да катнашты. Өч дистәгә якын уенчы арасында Әтнәнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште, диелә язмада.

"Райондашларымның җиңүе - минем өчен зур куаныч. Ирек 1нче урынны алды, ә Әтнәнең шахмат тренеры Раил Шакиров - 3нче  урында", - дип хәбәр итте хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

"Арча хәбәрләре" язганча, 2 нче урында - Арчадан Марсель Хәлилов. (Искәрмә - Т.И.) 

Оештыручылар, шахматчыларны җиңүләре һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлап, уңышларының дәвамлы булуын тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100