news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты бер төркем делегация белән Суслонгерга барып кайтты

2015 елның апрелендә хәрби комиссариат беренче тапкыр бу лагерьда шәһит киткәннәрне искә алды,мемориаль такта куйдыртты.

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты бер төркем делегация белән Суслонгерга барып кайтты

(Әтнә, 4 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссариаты елына ике тапкыр – Бөек Җиңү көне алдыннан һәм июнь аенда сугыш башланган көнне, районнардан бер төркем кеше Мари иленә барып, каберлекне зыярәт кылуны матур гадәткә кертте. Быел да Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, ике дистәгә якын кеше Суслонгерга барды. Бу турыда “Әтнә таңы” сайтында хәбәр ителә.

Зыярәт кылучылар арасында ТНВның "Халкым минем" тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова, “Арча хәбәрләре” журналисты Гөлсинә Зәкиева, “Әтнә таңы” журналисты Сүрия Мингатина, Арча ДОСААФ җитәкчесе Рөстәм Алиев, запастагы майор Юрий Козлов һ.б. бар иде. 

Делегацияне Суслонгер җирлеге җитәкчеләре, шул төбәкне өйрәнүче математика укытучысы Галина Лихачева каршы алды.

Суслонгер зиратына барып, каберлекне чистартып, алып барган туган җир туфрагына чәчәкләр утыртып, мәрхүмнәр рухына догалар ирештергәннән соң, әлеге төбәкне өйрәнүче Галина Алексеевна белән лагерь, штаб булган урыннарны сәяхәт кылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100