Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча төбәгендә язучы, публицист Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу билгеләп үтелә
Ташкичү авылы мәктәбенә "Болганчык еллар җырчысы" дигән кичәгә галимнәр, белгечләр килүе көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Арча, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Арча” телерадиокомпаниясе, Зөбәрҗәт Хәлиуллина). Бүген, 12 октябрь көнне, Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә зур бәйрәм уздырыла, дип хәбәр итә “Арча” телерадиокомпаниясе.
Күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең тууына 130 ел уңаеннан, "Болганчык еллар җырчысы" дигән кичә уздырыла. Әлеге кичә Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына, иҗатын тирәнтен өйрәнүгә багышланган. Кичәгә Казаннан филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Арча шәһәренең Казан арты тарих һәм этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов килүе көтелә. Шулай ук күрше-тирә районнардан да килүчеләр көтелә, ветеран укытучылар, татар теле укытучылары да бу бәйрәмгә чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз