news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча төбәгендә ике елга бер була торган "Пошалым чаналары" фестивале янә кунак җыя

Быелгы фестивальгә Рөстәм Закиров, гадәт буенча, 50 чана ясаткан.

(Арча, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Розалия Зиннәтова). Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында яшәүче Разия апаның йорты киләсе атнада дәрәҗәле кунакларны кабул итәчәк. 2004 елдан, улы Рөстәм Закиров "Пошалым чаналары" җыр фестивале оештыра башлаганнан бирле, аларда ике ел саен профессиональ җырчы артистлар кунакта булып китә, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.

Быел 27 гыйнварда райондагы үзешчән җырчыларның талантын бәяләргә Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин (жюри рәисе), халык артистлары — нәсел тамырлары белән Урта Пошалымнан булган Зөһрә Сәхабиева, Резеда Галимова, яшь җырчы Марат Шәйбәков һәм, әлбәттә, Разия апаның килене Люция Мусина кайтачак.

“Бүген "Пошалым чаналары"нда катнашучылар үзешчән булса, берәр елдан профессиональ сәхнә түренә ныклы адымнар белән үтү мөмкинлекләре дә бар. Мисалга, арчалылар Илназ Баһ (беренче ел лауреаты), Рафил Җәләлиев, Сөмбел Заһидуллина, Фәрид Низамиев шушы фестивальдә ясаган чыгышларыннан әле кайчан гына тәэсирләнеп йөргәннәр иде. "Бу конкурс үзешчән сәнгать әһелләре өчен ачык дәрес, - дип бәя бирә 24 ел дәвамында профессиональ сәхнәдә халыкка хезмәт итүче Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. - Лауреатлар профессиональ микрофонга башта Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясап чирканчык ала, аннан Казанда филармония сәхнәсендә җырлыйлар. Киләчәген сәхнә белән бәйләүчеләр өчен бу трамплин булып тора".

"Пошалым чаналары – 2017" фестиваль-концерты 27 гыйнварда Урта Пошалымда башланып китә һәм 29 гыйнварда Казанда Татар дәүләт филармониясенең концерт залында тәмамлана. 28 гыйнвар көнне җиңүчеләр, профессиональ артистлар белән берлектә, Арча Мәдәният йортында чыгыш ясый, лауреатлар да шунда бүләкләнә. Ә аңарчы катнашучылар, 25 гыйнвардан да соңга калмыйча, 8-987-237-12-15 телефонына шалтыратып, Урта Пошалым Мәдәният йортында гариза калдырырга тиеш. Фестивальдә катнашу өчен 3 төрле чыгыш әзерләү мәҗбүри: халкыбызның Габдулла Тукай шигыренә язылган "Әллүки" җырын акапелла башкару; 1970-2000 елларда иҗат ителгән композиторлар җырларын (сайлап алырга мөмкин) башкару; катнашучы үзе башкарырга теләгән хәзерге заман эстрадасы җыры.

Аерым алганда, бәйгенең I туры 27 гыйнварда Урта Пошалым Мәдәният йортында сәгать 10да башлана. Бу көн, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә әйләнә: көндез җигүле атларда урам әйләнеп, кайнар коймак, чәй, шашлык белән сыйлансалар, кичен район халкы концерт карарга килә. Гадәттә, бу көнне Мәдәният йорты шыгрым тулы була. Быел кунак булып "Мунча ташы" егетләре дә киләчәк икән, алар концертны алып барачак. Ел да бәйгедә 3 лауреат, 7 дипломант ачыклана, шулай ук "Әллүки" җырын иң яхшы башкаручы", "Тамашачы мәхәббәте" номинацияләрендә берәр җиңүче билгеләнәчәк. Быелгы фестивальгә дә Рөстәм Закиров гадәт буенча 50 чана ясаткан. Чаналы булу бәхетенә, лауреатлардан тыш, Казан тамашачысы да ия булачак — Рәдиф Нигъмәтуллинның кул һәм җан җылысы кушылган чанага концерттан кемгә утырып кайтып китү насыйп булыр инде.

Февраль аенда Рөстәм Закиров туган җиреннән алган тәэсире шаукымында Казан филармониясе артистлары белән бергә Оренбург якларына гастрольгә чыгып китәчәк.

Шыпырт кына бер серен дә әйтте: быел майда 50 яшьлеген бәйрәм итәчәк һәм, юбилее уңаеннан, насыйп булса, иҗат концертларын үткәрергә ниятли, диелә Арча районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100