news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча станциясендә яңа төзелеп килгән йортта "кызыл әтәч" уйнаган

Вентилятор кызган булган

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Арча станциясендәге Ватан урамында барган күп фатирлы йорт төзелешеннән төтен чыккан.

Җылылык торбалары сузарга йөргәннәр. Материалларны бер бүлмәгә7 кертеп куйганнар. Җылылык вентиляторын кабызып җибәргәннәр. Искерү сәбәпле, вентилятор кызып төтенли башлаган. Материалларга бераз зыян килгән, әмма янгын булмый калган.

Бу хакта “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot