Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча – Сиза юлындагы һәлакәттә тракторчы һәлак булган
Арча – Сиза юлындагы һәлакәттә тракторчы һәлак булган
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Арча районыннан “МТЗ-1221” тракторын йөртүче тизлеген арттырып, машина белән идарә алмыйча кюветка төшеп киткән. Һәлакәт кичә 17.30 сәгатьтә Арча – Сиза юлында теркәлгән. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук җан биргән. Ул “Ак барс-агро” ҖЧҖдә тракторчы булып эшләгән.
Өч сәгатьтән соң Чаллыда юл һәлакәтендә Минзәләдән берәү җитди зыян күргән. Исерек хәлдә ул светофорның кызыл утына юлны аркылы чыккан һәм “УАЗ” автомобиле көпчәкләре астына эләккән. Баш сөяге-ми җәрәхәте һәм имгәнүләр белән Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
Октябрьнең өч көнендә Татарстанда барлыгы 96 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән һәм 129ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз