Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Арча" ширкәте җитәкчесе үзе белән Кукмарадан яңалыклар алып килгән
Әмма Арча районында быел 9 айда 1675 сыер чыгымнарга тотылган, ширкәттә сыерларның кысыр көненнән генә дә 28 млн сумнан артык акча алынмый калган.
(Арча, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Ильяс Сәхәпов). Татарстанның Арча районында күптән түгел “Арча” ширкәтенә кергән хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре белән семинар үткәрелде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.
Ширкәтнең генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Зиннәтулла Вәлиуллин: “Һәркем үз эшен эшләргә тиеш, бар да элеккеге тәртиптә кала. Бары тик кайбер хуҗалыкларда бераз үзгәрешләр булачак”, – диде.
Очрашуның шундый сүзләрдән башлануы юкка гына түгел, чөнки элекке “Вамин” хуҗалыклары язмышының киләчәге турында төрле сүзләр йөрде. Хуҗалыклардагы үзгәрешләргә килсәк, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: элеккеге “Арча” совхозы биләмәләре “Татарстан” ширкәтенә бирелде. “Мәрҗани” ширкәтенең “Ашытбаш”, “Гигант” бүлекчәләре “Акчишмә” ширкәте белән бергә эшләячәк. Аның үзәге – Ашытбаш авылында.
“Без бүген Иске Төрнәле, Югары Пошалым фермаларында эшнең ничек оештырылуын карыйбыз, аннан соң 9 айлык эшкә йомгак ясаячакбыз. Мондый семинарлар, чиратлап, һәр агрофирмада узачак”, – диде Зиннәтулла Вәлиуллин.
“Арча” ширкәтендә Айнур Габидуллин әле яңа җитәкче. Ул Кукмара районыннан, үзе белән шактый гына яңалыклар алып килгән, аларның кайберләрен инде тормышка ашырырга да өлгергән. Иң беренче эш итеп фермалар тирәсенә тәртип салганнар. Хуҗаның кем икәнлеге капка төбеннән күренә, диләр бит.
Фермалар территорияләрен һәр хуҗалыкта тигезләп, тәртипкә китереп калдырырга кирәк, диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
Иске Төрнәледә быел бер торак программа буенча ныклап төзекләндерелгән. Югары Пошалымда бозауларны салкын ысул белән асрау өчен бик уңайлы яңа торак төзелгән. Җитәкченең Кукмарадан алып килгән яңалыкларының берсе менә шушы торакта иде. Бозауларга салкын булмасын дип, торакның бер башына сыерлар урнаштырганнар. Торакның ике башына да сыерлар керткәндә әйбәт була, ди җитәкче.
Районның ветеринария идарәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, фермалар буйлап йөргәндә, дарулар саклау өчен суыткычлар булмавын искәртте: “Даруларның бәяләре кыйммәт, алар салкында сакланырга тиеш, җылыда дару агуга әйләнә”, – дип, ризасызлык белдерде.
“Зоотехник нормалары буенча терлек үлеме 3 проценттан артмаска тиеш, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Роберт Хәйретдинов. – “Арча” ширкәтенә кергән барлык хуҗалыкларда да үлем нормадан артып китә”.
Авыру терлеккә дару урынына агу бирәләр булып чыга инде монда, диелә “Арча хәбәрләре”ндә.
9 айлык нәтиҗәләргә килсәк, алар бик куандыра торган түгел. Терлекчелектә чын хуҗаларча караш, төпле, киләчәкне күз алдында тотып эшләү җитми. Ширкәт буенча быел сыерларның кысыр көненнән генә дә 28 млн сумнан артык акча алынмый калган. Шуның 17 млн сумнан артыгы “Мәрҗани” ширкәтенә туры килә.
Быел 9 айда 1675 сыер чыгымнарга тотылган. “Мәрҗани” ширкәтендә 721 сыерны бетереп, алар урынына 338 генә тана кертә алганнар. Бу яктан “Северный” ширкәтен үрнәк итеп китерделәр, анда 100 сыерга исәпләгәндә 40 тана кертелгән, сыерлар саны арткан.
Әлеге ширкәткә кергән хуҗалыкларга бу кышлату чоры җиңел булмаячак: “Арча” ширкәтендә 124, “Акчишмә”дә 128 көнлек азык бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов әлеге сөйләшүнең файдалы булуын билгеләп үтте. Киләчәктә үтәчәк семинарларда белгечләр эшенә дә ныклы анализ ясарга, булган җитешсезлекләрне бетерү өчен ныклап эшләргә кирәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз