Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрделәр
Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән. Арча муниципаль районы башкарма комитеты концерт-күңел ачу программасы оештырган, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары танып-белү квестлары әзерләгән.
Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концертта бик теләп катнашкан. Бу турыда министрылк матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ә укучылар макулатура, тотылган батарейкалар, пластик капкачлар җыюда катнашкан. Яшьләргә шәһәр халкы да кушылган, алар үзләре белән алып килгән калдыкларны сортларга аеруда актив катнашкан.
«Чүп-чарны контейнерларга җыярга күнеккәнбез инде, хәзер исә, киләчәк буыннар өчен табигый ресурсларны саклап калу өчен, аны бүләргә дә өйрәнергә кирәк», — диде шәһәрдә яшәүче ханым.
Экологик бәйрәм нәтиҗәләре буенча барысы да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз