news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча шәһәре ипподрымында ат чабышлары узды

Ярышларда 31 ат катнашты.

(Арча, 4 июнь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Бүген Арча шәһәре ипподрымында ат чабышлары узды. Аңа Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгы иганәчәлек итте, дип яза җирле басма.

Ярышларда 31 ат катнашты. Чиста токымлы бияләр арасында Мари Иленнән Анна Макарова иярләгән ат беренче килде. Безнең районның “Ак барс” агрокомплексыннан Илнур Рамазанов аты – икенче, Инсаф Мөхетдинов аты өченче булды.

Чиста токымлы айгырлар бәйгесендә Биектаудан Александр Комлев аты җиңде. Питрәчтән Александр Александров аты – икенче , “Ак барс” агрокомплексыннан Илнур Рамазанов аты өченче килде.

Ярым чиста токымлы бияләр арасында Питрәчтән Александр Александров аты – беренче, Мари Иленнән Анна Макарова аты – икенче, Яңасала авылыннан Ренат Шәйхетдинов аты өченче булды.

Ярым чиста токымлы айгырлар арасында Сабадан Фирдүс Гарипов аты – беренче, Көек авылыннан Вильнур Гарифуллин аты – икенче, Арча шәһәреннән Рамил Рәхмәтуллин аты өченче урында.

Беренче урын өчен – 10 ар, икенче урынга – 8, өченче урынга 6 шар мең сум акча бирелде.

Беренче урыннарны алучылар арасында “Иң җитез атны” ачыкладылар. Монда Питрәчтән Александр Александров аты иң җитезе булып чыкты.

Иң җитез ат иясе тай һәм зур кубок, махсус җәймә белән бүләкләнде. Икенче урынга 1,5 тонна, өченче урынга (Анна Макарова) – 1, дүртенче урынга 8 центнер солы бирелә.

Ярышларда катнашкан, әмма призлы урынны ала алмаган ат хуҗалары 1 әр мең сум акча алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100