news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Венер Хисамиев вафат булган

Ул йөрәк авыруыннан үлгән.

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Венер Хисамиев вафат булган
https://www.instagram.com/khisamievvener/?igshid=l9vpk7ja1tod

(Арча, 21 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча сәнгать мәктәбе укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара фестивальләр лауреаты Венер Хисамиев йөрәк авыруыннан вафат булган. Аңа 63 яшь иде.

Ул җәй буе Әтнә районы Ары туган авылында яшәгән. Бал кортлары тоткан. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстергән. Кышын да туган йортына кайтып йөргән. Бу юлы кайткач та, күршеләре чәй эчәргә чакырган. Аларга кергәч кәефе булмавын әйткән һәм шунда вафат булган.

Венер Хисамиевны бүген туган авылы зиратына җирләгәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot