news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча сәнгать мәктәбе укучылары дипломант булды

Ләйсән Гарифҗанова, Зәринә Нәбиуллина һәм Динә Закирова 1нче дәрәҗә дипломант булдылар.

(Арча, 8 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчаның сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар территориясе” дигән lV республика конкурс-фестивалендә катнашып, уңышлар яулап кайтты. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Ләйсән Гарифҗанова, Зәринә Нәбиуллина һәм Динә Закирова 1нче дәрәҗә, Динә Кәримова, Айсылу Сәфәргалиева, Зилә Хөснетдинова, Азалия Гайнетдинова 2нче, Зәринә Сөнгатова, Алсу Хәбибуллина, Римма Сабирҗанова 3нче дәрәҗә дипломант булдылар.

Укучыларны конкурска укытучылары Милена Мөхәммәдьярова, Алинә Шиһабиева, Кадерия Галиева, Тайфә Гидиятуллина, Венера Асанова, Альбина Фатыйхова әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot