news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының талантлы яшьләренә Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясе тапшырылды

Әлеге премияне моңа кадәр районның 11 иҗат коллективы, 68 укучы һәм студент алган.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Татар халык язучысы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемен мәңгеләштерү максатыннан, 22 сентябрьдә танылган шәхеснең туган авылы - Арча районының элек Кечкенә Өчиле авылы булган урында Ахун чишмәсен ачу тантанасы булды. Гариф Ахунов шушы авылда 1925 елның 18 сентябрендә туган. Кызганычка, хәзер авыл юк инде. Чишмәне ачу әдипнең туган көненә туры китереп уздырылды.

Чишмәне төзекләндерү «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, теләктәшләре төркеме һәм район элемтәчеләре көче белән башкарылган.
Чишмә ачу тантанасында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов; «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте сәркатибе, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов; Гариф Ахуновның кызы – шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Максим Горький исемендәге әдәби бүләкләр иясе Наилә Ахунова белән туганнары; Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, драматург Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем әдәбият әһеле, шул исәптән татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин; татар халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина; “Казан утлары” журналы сәркатибе, язучы-прозаик Вакыйф Нуриев һәм башка күренекле шәхесләр; районның - “Каурый каләм”, Казан арты районнарының “Ызандашлар” иҗади төркеме әгъзалары, башка әдәбият һәм сәнгать сөючеләр, тирә-як авыллары халкы катнашты.

Әлеге бәйрәм кысаларында 2017 елда Гариф Ахунов премиясенә лаек булган яшь талантлар бүләкләнде. Премияне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова тапшырды. Җиңүчеләргә Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты Дипломы һәм сертификат бирелде.

“Публицистика” номинациясендә I урынга Орнашбаш авылында яшәп иҗат итүче Ленар Вәлиев лаек дип табылды. Ул - “Арча хәбәрләре” район газетасына даими язып торучы авыл хәбәрчесе. Республика матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Туган авылы халкы өчен “Орнашбаш” дип аталган газета чыгара. II урын Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зөлфия Хәсәновага бирелде. III урында - Арча шәһәренең В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Талия Төхфәтуллина.
“Мәдәният” номинациясендә I урынга Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илзирә Сираҗиева лаек булды. ( Җитәкчесе - Чулпан Харисова.) II урын Зәринә Никитинага бирелде. Ул да шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә белем ала. (Җитәкчесе - Гөлнара Сабирова.) III урында - Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Камилә Закирова. ( Җитәкчесе – Эльвира Рәхмәтуллина.)
Кызыксындыру премиясе Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рената Хәсәновага тапшырылды.( Җитәкчесе - Альберт Гайнетдинов.)

Ахун чишмәсе янында - әдипнең кызы Наилә Ахунова.

Белешмә өчен. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында  булдырылды. Премия 30 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. 1 нче премия - 10 мең, 2 нче премия - 7 мең, 3 нче премия – 5 мең, кызыксындыру премиясе – 3 мең сум күләмендә. Бәйге быел тугызынчы тапкыр уздырылды. 

Ахун чишмәсе
              Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Гариф Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачылды.

Хәзинәсен тапкан язучы дип,
Кемдер әйткән белеп... әллә көлеп?
Гариф ага, «хуҗалар*»ның хәлен
Бер күралсаң иде бүген килеп.

Җир маеның даны китте ерак,
Чит кыйтгага кара алтын ага.
Тимбиковың** булса, аның юлын
Борыр иде менә бире таба.

Алтын – чыккан җирдә кадерле шул:
Җир мае да белә үз бәясен...
Без дә гасыр чиген узып киттек,
Көтә-көтә язмыш химаясен.

Авыр сулый туфрак, хәлсез чишмә —
Хаталардан сабак алалмадык.
Сүзебезгә түгел, иң әүвәле,
Үзебезгә хуҗа булалмадык.

Өчиленең карт таллары елый,
Өнсез калган инеш-бөяләре.
Авыл булган җирдә ятим бушлык —
Рәнҗемәсме нигез ияләре?

Нишлисең бит, гомер читтә узган,
Иҗат белән хәят арасында.
Син — үрнәге хезмәт кешесенең,
Кайсы яктан килеп карасаң да.

Һәр Гариф та Ахун түгел әле,
Һәрбер ахун гариф булалмаган...
Бизмәннәргә куймыйк – туннар тузган...
Вакыт көле тузгый – көмеш тузан.

Тузан нәрсә? Халкым хәтеренә
Мин инандым кырау төшмәсенә!
Исем туе үткәрергә килдек
Өчилегә – “Ахун чишмәсе”нә.

*“Хуҗалар” – Г.Ахуновның шул исемдәге әсәре бар.
**Тимбиков – Г.Ахуновның нефтьчеләр турындагы “Хәзинә” романындагы герой. Рекорд куям дип, һәлак була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100