news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Казанка авылында яңа мәчеткә ай куелды

Хәзерге вакытта Арча районында 85 мәчет эшли.

Арча районының Казанка авылында яңа мәчеткә ай куелды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Арча районында 86 нчы гыйбадәт йорты — Казанка авылындагы мәчеткә тантаналы рәвештә ай кую тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантаналы мәҗлескә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров килгән. Ул Татарстан мөселманнары диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламен җиткергән, рәхмәт хатларын тапшырган.

«Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкче урынбасары Рамил Мөхетдинов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов үзләренең җылы сүзләрен халыкка җиткерделәр. Мәчетне салдыручыларга, биредә барлык шартларны тудыручыларга, чисталык-пөхтәлекне саклаучыларга Аллаһының рәхмәте булсын», — дип яза Рәмзия Галләметдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100