news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Арча районының Көтек авылына ерткыч җәнлекләр ияләшә

Район басмасы хуҗалыкны шул хакта кисәтә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Узган кышта Арча районының Көтек авылына урманнан селәүсен (рысь) килсә, күптән түгел сусар (куница) күренгән. Урманда ишләре шактый булса да, бу бик җитез җәнлекне күрүе ансат түгел. Ә менә мондагысы каен башына менгән дә астагыларны рәхәтләнеп күзәтә. Югалган ана үрдәк шуның эше түгелме икән, дип шикләнә шушы авыл кешесе.

Сусар – ерткыч җәнлек, тычканнарны, тиеннәрне аулый, куяннарга да һөҗүм итәргә мөмкин, дип хуҗалыкларны кисәтә “Арча хәбәрләре” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100