news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Кәче авылы янындагы юл өстендә су биеклеге 10 см тәшкил итә

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су берьюлы 14 сантиметрга төште һәм 52,72 метр билгесендә тукталды.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы грунт юлы әле дә су астында кала. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кәче авылына алып баручы юл өстендә су биеклеге 10 сантиметрны тәшкил итә», - дип сөйләделәр Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Куйбышев сусаклагычында су биеклеге төшүен дәвам итә. Биредә су берьюлы 6 сантиметрга кимеде һәм 51,36 метр билгесендә туктады.

Чаллы шәһәре янындагы Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге 1 сантиметрга артты һәм 63,26 метр билгесендә тора.

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су берьюлы 14 сантиметрга төште һәм 52,72 метр билгесендә тукталды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100