news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар

Арча районында югары темплар белән туфрак эшкәртәләр, кайбер хуҗалыкларда эш төнлә дә туктамый.

Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар
agro.tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арча районында югары темплар белән туфрак эшкәртәләр, кайбер хуҗалыкларда эш төнлә дә туктамый. Мондый тәҗрибә «Тукай», «Ак Барс», «Игенче», «Кырлай» һ.б. хуҗалыкларда кулланыла. Атналык премиянең күләме 2 мең сум тәшкил итә.

Премиядән тыш, Арча районының «Курса МТСы» хуҗалыгында сөрелгән һәр гектар өчен 2 килограмм ашлык бирергә ниятлиләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта туңга сөрү эшләре планлаштырылган мәйданның яртысыннан артыгында башкарылган. Башка хуҗалыкларда да матди кызыксындыру чаралары каралган.

Район башлыгының Рәхмәт хатына һәм премиягә «Курса МТСы» хуҗалыгыннан Мансур Хуҗиәхмәтов, «Ак Барс»тан Рафаэль Җәләлиев, «Игенче»дән Илдус Касыймов һәм «Аю» хуҗалыгыннан Әхтәм Зарипов лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot