news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының бер авылында яшәүче ир-атның алимент буенча 700 мең чамасы бурычы җыелган

Арча район суды ир-атны, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып, 5 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән.

(Арча, 17 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче 38 яшьлек ир-ат 2010 елдан балигъ булмаган баласы өчен алимент түләргә тиеш. Әмма ул аны түләми, улына матди ярдәм күрсәтми. Аның алимент буенча 670 мең сумнан артык бурычы җыелган.

Кәримов элегрәк алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган була, аңа карата 30 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнә. Әмма ул моннан тиешле нәтиҗә ясамый, закон таләпләрен бозуны дәвам итә. 

Арча район суды ир-атны, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып, 5 айга төзәтү эшләренә хөкем итте, дип хәбәр итә Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе  Радик Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100