news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының авыл җирлекләрендә «Ир солтаны» бәйгесе бара

Бәйгенең йомгаклау бәйрәме 23 февраль көнне Арча Мәдәният йортында узачак.

(Арча, 3 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"  ). 2017 елның ахыры, 2018 елның башында Арча районының авыл җирлекләрендә «Ир солтаны» бәйгесе бара, дип яза җирле басма.

Бәйгенең йомгаклау бәйрәме 23 февраль көнне Арча Мәдәният йортында узачак. Бу көнне барлык ир солтаннары биредә җыела. "Арча хәбәрләре" сайтта бәйгедә катнашкан барлык ир-егетләрнең-солтаннарның фотосурәтләренә конкурс оештыра. Онлайн тавыш бирү юлы белән сайланган җиңүчеләрне иганәченең бүләкләре көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot