Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районындагы Казанбаш мәктәбе укучылары үз аллеяларын утыртты
Әлеге чарада 70 кеше катнашты, дип хәбәр итә республика Урман хуҗалыгы министрлыгы.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Арча районындагы Казанбаш төп мәктәбендә “Үз агачыңны утырт” девизы белән “Урман утырту көне” акциясе үтте. Әлеге чарада з70 кеше катнашты, дип хәбәр итә республика Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Биредә «Ашыт» дәүләт тыюлыгы белгечләре дә, мәктәп коллективы да, 1-9 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре дә күмәк хезмәттә булды. Ир балалар зур энтузиазм белән агачларны исемләп утыртты. Уртак хезмәт нәтиҗәсе булып беренче һәм чыгарылыш сыйныфларының үз аллеялары барлыкка килде. Димәк, инде хәзер «Беренче сыйныфлар аллеясы» балаларның үзләре белән бергә үсәчәк, ә «Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы» күңелле мәктәп елларын искә төшереп торачак.

Мәктәп яны территориясендә 100 ләп төрле: чыршы, нарат, балан, юкә агачлары утыртылды.
Һәр елны узучы, инде республикада традициягә кергән “Урман утырту көне” акциясе үсеп килүче буынны урманнарга сак карарга өйрәтә, халык арасындаәйләнә-тирә мохитне яшелләндерү кирәклеген пропагандалый, яшеллекне булдыру һәм саклау зарурлыгын искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз