news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында яңа яшелчә саклагыч һәм ике терлекчелек фермасы барлыкка килде

Авыл хуҗалыгы объектлары грант акчасына төзелгән.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда Арча районында яңа яшелчә саклагыч һәм ике терлекчелек фермасы файдалануга тапшырылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

400 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагыч Иске Айван авылында урнашкан. Ул Илсөя Гатауллина крестьян-фермер хуҗалыгына карый.

“Без “Татарстанда 2015 – 2017 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча 1,5 млн грант алдык. Быел 500 тонна кәбестә, 80 тонна бәрәңге һәм 30 тонна чөгендер үстердек. Яшелчәләрне эшкәртү буенча шөгыльләнергә уйлыйбыз”, - диде фермер.

Ашабаш авылында грант акчасына 30 баш сыерга ферма төзелгән. “Кәримов И.Ф.” крестьян-фремер хуҗалыгы башлыгы Илдус Кәримов тә шул ук программа буенча 1,5 млн сум акча алган булган. Ул сыерларын 50 башка җиткермәкче һәм савым сыерлар өчен ферма төзергә ниятли.

Түбән Пошалым авылындагы 50 баш сыерга ферма “Татарстанда 2012 – 2015 елларда крестьян-фремер хуҗалыгы базасында гаилә фермалары төзү” программасы буенча алынган грант акчасына салынган. Әлеге объект Илназ Фатыйхов крестьян-фремер хуҗалыгына карый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100