news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында Тукай музей-комплексын оештырган Ринат Фазлыйәхмәтов белән хушлаштылар

Районда җаваплы вазифалар башкарып, мәдәният, мәгариф, социаль өлкәләрдә көнүзәк мәсьәләләрне чишкән Ринат Фазлыйәхмәтовны соңгы юлга озаттылар.

(Арча, 30 апрель, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”). Татарстанның Арча районы халкы Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов белән хушлашты, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" газетасы.

Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы 1940 елның 13 июнендә Олы Әтнә авылында туа, читтән торып Казан кооперация техникумында, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укый, Казан дәүләт педагогия институтында физика-математика белгечлеге ала. Хезмәт юлын 1957 елда Әтнә районы кулланучылар җәмгыятендә хисапчы буларак башлый, 1960 елда Тукай районы план комиссиясе икътисадчысы итеп билгеләнә. 1963-1967 елларда Кече Әтнә мәктәбендә укытучы булып эшли. 1968 елда ул КПССның Арча район комитеты оештыру бүлегенә инструктор итеп чакырыла, аннары пропаганда бүлегенә күчерелә. 1974-1980 елларда Арча район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире вазифасын башкара. Ул 1981 елның гыйнварыннан халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисенең һәм 1991-2002 елларда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли.

Ринат Фазлыйәхмәтов оештыру һәм тәрбия эшендә зур тәҗрибә туплап, районның мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәламәтлек саклау, социаль яклау, физкультура һәм спорт өлкәсендәге үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Ул район күләмендәге күп кенә социаль программаларның инициаторы була. Алар арасында - мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәгеләр өчен, шулай ук һөнәри уку йортларында белем бирүне яхшырту, физкультура-спортны үстерү, халыкның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау, яшьләр хәрәкәтен үстерү һәм башка күп кенә программалар бар. Ул эшләгән елларда Арча район китапханәсе, Арча балалар сәнгать мәктәбе, район шифаханәсе, балаларны реабилитацияләү үзәге, типовой проект белән 10 мең урынлык 53 мәктәп, 2300 урынлык 65 балалар бакчасы, 7500 урынлык 35 мәдәният йорты һәм клуб төзелә. Аның катнашында Яңа Кырлайда шагыйрь Габдулла Тукай музей комплексы, Кушлавычта шагыйрьнең музей-йорты, Гөберчәк авылында язучы Мөхәммәт Мәһдиев музей-китапханәсе, Күлтәс авылында Ш.Күлтәси, Арча әдәбият һәм сәнгать музейлары оештырыла, Кышкар мәчете торгызыла.

Ринат Фазлыйәхмәтов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеме, “Хезмәт ветераны” медале һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. Ул - Арча районының мактаулы гражданины.

Ринат Фазлыйәхмәтов 2002 елның маеннан Арча әдәбият һәм сәнгать музее, 2005 елның декабрь аеннан “Казан арты” әдәби-музей берләшмәсе” директоры булып эшли. Ул җитәкләгән музей 2003 ел йомгаклары буенча “Республиканың иң яхшы музее” дигән исемгә лаек була. Аның башлап йөрүе нәтиҗәсендә һәм авторлыгында “Бөек Тукай Ватаны син, Арча” (2007, 2009 еллар), “Арча ягы бигрәк матур” (2006, 2013 еллар), “Арча ягы зыялылары” (2015 ел), “Язмыш эзләре буйлап” (2015) китаплары дөнья күрә. Аның катнашында “Ашыт буенда (Яңа Кенәр тарихыннан)” һәм “Тукайның гүзәл бакчалары” (2006 ел), “Әтнә Әлмәндәре” (2012) китаплары басылып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100