news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә узды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов соңыннан терлекчелектә алда торган бурычларны аңлатты.

(Арча, 5 июнь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре").  Арча районының «Казанка» хуҗалыгы базасында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар катнашты.

Хуҗалыкның Купербаш фермасында аз гына вакыт эчендә күп яңалыклар булган. Бер торакны үзгәртеп бозауларны яңача асрый башлаганнар.

— Хәзер бездә бозау үлеме юк, — ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре бозауларны тәрбияләү, азык һәм дару үләннәре әзерләү технологиясе, авыруларга каршы көрәш турында сөйләделәр.

Казиле авылы янындагы болында бозаулар җәй буе көтүдә йөриячәк. Аннан ерак түгел сыерлар өчен җәйге лагерь төзеделәр. 600 гектар көтүлекләре бар, сыерлар кышлатуга күчкәнче шунда йөри, фермага октябрьдә генә кайтачаклар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов соңыннан терлекчелектә алда торган бурычларны аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100