news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында техниканы 2010 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар–киңәшмә узачак
Авыл хуҗалыгы техникасын оптималь срокларда ремонтлау гына түгел, аны сыйфатлы итеп башкару да мөһим
Скопировать ссылку
(Казан, 13 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). 15 октябрьдә Арча районының “Регионтехцентр” ҖЧҖ һәм “Вамин–Арча” агрофирмасы” ҖЧҖндә республика семинар–киңәшмәсе узачак. Анда авыл хуҗалыгы техникасын 2010 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләре, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, эре агрохолдингларның авыл хуҗалыгы производствосын механикалаштыру буенча урынбасарлары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының үзйөрешле машиналар һәм башка төрдәге техникаларның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе инспекцияләре башлыклары, тәэмин итүче предприятиеләр һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, ремонт–техника предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.
Киңәшмә кысаларында чарада катнашучыларны “Агроцентр” ҖЧҖ, “Вамин Арча” агрофирмасы” ҖЧҖ ремонт–техника предприятиесе, Арчаның “Регионтехцентр” ҖЧҖ һәм башкаларның эше белән таныштыру күздә тотыла. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук комбайннарны саклау ангары, тәэмин итүче предприятиеләр, сервис хезмәтләре һәм башкаларның экспозициясе белән таныша ала.
Киңәшмәнең пленар өлешендә гарантиясе булган техникага рекламация рәсмиләштерүнең тәртибе, сервис хезмәтләре тарафыннан машиналарны ремонтлау сроклары, инженер хезмәтләренең бурычлары кебек мәсьәләләр буенча чыгышлар планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2