news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында Татарстанда беренче тапкыр "Ат көне"н билгеләп үттеләр

Чарага бөтен Россиядән йөздән артык ат һәм аларның хуҗалары җыелган.

(Яңа Кырлай, 1 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Арча районында Татарстанда беренче тапкыр "Ат көне"н билгеләп үттеләр. Чарага бөтен Россиядән йөздән артык ат һәм аларның хуҗалары җыелган.

"Ат көне"ндә Татарстан Арча районы Яңа Кырлай авылы ипподромында 2000 метрга чабышларда чиста нәселле атлар катнашты, ә 2400 метрга - ярым токымлы атлар. Гомуми бүләк фонды 250 мең сум тәшкил иткән.

Шулай ук 40 км һәм 80 км га марафоннар үткәрелде, бүләк фондлары - 400-500 мең сум. Чабышларда 37 җайдак катнашкан.

"Татарстан өчен ат терлек кенә түгел. Ул ашатучы да, ит һәм кымыз да бирә. Сабан туенда ат чабышлары иң мавыктыргыч ярышлар. Шуңа күрә бүген Татарстанда ат яратучылар күп булуы бик мөһим", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев – атларны бәяли белә. Ул балачакта атлар белән күп вакыт үткәрүен белдерде. Бүген ул үзе дә 40 км га ярышта катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot