news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында сыер карагын тотканнар

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Арча районында сыер карагын тотканнар

(Арча, 3 август, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Балтач районы кешесенең Арча районы территориясендә аркандагы малларны урлау белән шөгыльләнүе турында хәбәр алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерүләр барышында, Балтач бистәсендә яшәүче Н.ның Шушмабаш, Иске Төрнәле, Наласа авылларыннан аркандагы сыерларны урлап иткә тапшыруы билгеле булган. Н.га карата җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot