news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында сугыш чоры хатлары күргәзмәсе ачылды

26 стендны берләштергән күргәзмәдә якташларыбызның фронттан килгән хатлары белән танышырга мөмкин.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Арча музеенда ике көн дәвамында эшләячәк сугыш чоры хатлары күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан ДОСААФ матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 стендны берләштергән күргәзмәдә якташларыбызның фронттан килгән хатлары һәм сугыш чоры тарихы белән танышырга мөмкин. Биредә 2017 елның августыннан музей фондында тупланып килгән хатлар куелган. Күргәзмәне Татарстан Дәүләт архивы хезмәткәрләре һәм Казан фоторәссамы Евгений Кулешов әзерләгән.

Әлеге күчмә күргәзмә Казанда узган елның 2 декабрендә старт алган. 2018 елның февралендә күргәзмә Татарстан буйлап сәяхәткә чыга һәм һәр районда ул хатлар белән тулылана бара. Лениногорск, Баулы, Әгерҗе районнары халкы күргәзмә белән танышырга өлгерде инде. 9 майга күргәзмә Казанга әйләнеп кайта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot