news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде

Ярышларда күрше Әтнә районы җыелма командасы да катнашкан.

(Арча, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Арча хәбәрләре"). Татарстанның Арча районы үзәгендәге “Арча” спорткомплексында 2002-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды, дип хәбәр итә районның "Арча хәбәрләре" газетасы.

Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм күрше Әтнә районы командасы катнашкан. Кызлар арасында 1 нче урынны – Арчаның 1 нче мәктәбеннән Зәлия Вәлиева, егетләр арасында 1 нче урынны – Арча районының Хәсәншәех авылы мәктәбеннән Әлмир Гатин алган. Мәктәпләр арасында да беренче урынга Хәсәншәех мәктәбе лаек булган, Әтнә районы командасы өченче урынны алып кайтып киткән. Җиңүчеләр Грамота, медальләр һәм Арча районының өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе Илгизәр Исмәгыйлов кулларыннан кыйммәтле призлар белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100