Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында шәхси йортта янгын чыгып, 4 кеше һәлак булган
Тикшерү эшләре бара
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 23 мартка каршы төндә Арча районының Курса разъездында йортларның берсе тулысынча янып беткән. Янгынны сүндергән урында 4 мәет табылган: хуҗабикә, аның ял итәргә кайткан 2 оныгы - 2003, 2008 елгы кыз балалар һәм хуҗабикә белән кушылган ир кеше (әлеге ир белән хатын, тормыш иптәшләре үлгәч, бергә яшәгән). Шушы ирнең 8 нче сыйныфта укучы улы бар, аны апасы үзләренә, бабаңны карап торырсың, дип дәшеп алган булганлык белән исән калган. Әмма ул үзе, мин өйдә кунган булсам, аларны коткарып кала идем, дип елый икән. Ятим калган үсмергә ярдәм кирәк, дип, arskmedia.com матди ярдәм счеты ачылуын игълан итте.
Алдан фаразлаулар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан. Шул ук көнне иртән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Мотыйгуллин җитәкчелегендә комиссия кайтып төшкән. Тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз