news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында сайлауга беренче булып килүчеләр истәлекле бүләк алды

Участокка керүгә сайлаучыларның температурасын үлчиләр, битлек, пирчәткалар бирәләр һәм кулларын антисептик белән эшкәртәләр.

Арча районында сайлауга беренче булып килүчеләр истәлекле бүләк алды
arskmedia.ru

(Арча, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлсинә Зәкиева). Татарстанның Арча районында бүген сайлау участогына беренче булып килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спорткомплекста урнашкан 943нче сайлау участогына иртәнге сәгать 8 тулу белән «Водоканал-Сервис» ширкәтендә механик булып  эшләгән Наил Галиәхмәтов килде һәм бүләк алды, дип хәбәр итә arskmedia.ru.

Участокка керүгә сайлаучыларның температурасын үлчиләр, битлек, пирчәткалар бирәләр һәм кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Комиссия әгъзалары саклану чарасы буларак махсус халатлар кигәннәр. 

«11-12 сентябрьдә безнең участокта сайлаучыларның 70 процентка якыны килде инде. Аеруча җомга көнне кеше күп булды. Ял көннәренә калдырасылары килмәде, күрәсең», — диде комиссия рәисе Венера Таджибаева.

«Тормышларыбыз матур, зарланыр урыныбыз юк. Киләчәктә дә стабильлек һәм иң мөһиме тынычлык булсын», — диде Наил Галиәхмәтов бүләк өчен дә рәхмәт әйтеп.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100