news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында “ПАЗ” автобусы янган

Әлеге хәл Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Арча районында “ПАЗ” автобусы янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән.

Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда ут чолгап алган булган. Биш минуттан ут сүндерелгән.

Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot