Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында оядан егылып төшкән бөркет балаларын яңа ояларга урнаштырганнар
Орнитологлар сүзләренчә, бөркет балаларына икешәр кош булган оя тапканнар.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Арча районындагы оядан егылып төшкән ак койрыклы өч бөркет баласы яңа оялы булган. Бөркетләрне Лаеш, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарында булган ояларга урнаштырганнар. Бу хакта Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Орнитологлар сүзләренчә, бөркет балаларына икешәр кош булган оя тапканнар. Аларны яңа ояда калдырганда зур бөркетләр ауда булган һәм яңа кош куйганны сизмәгән.
Хәзер бу оялар орнитологларның даими күзәтүендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз