news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында “Кыш бабай резиденциясе”нә 6 меңнән артык турист сәфәр кылган

Узган ел резиденциядә 5 мең турист булган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел каникулларында Арча районы Яңа Кырлай авылында “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе”нә 6 500 кеше сәфәр кылган. Узган ел резиденциядә 5 мең турист булган, дип хәбәр итә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Кыш бабай һәм аның Кар кызы Казаннан 80 чакрым ераклыкта. Аларга кунакларны кабул итәргә Шүрәле, Батыр, Убырлы карчык, Шайтан, Аҗдаһа, Алтынчәч һәм Таһир-Зөһрә ярдәм итә.

Элек хәбәр ителгәнчә, Татарстан Кыш бабае Россиянең иң популяр Кыш бабайлары унлыгына кергән, рейтингның өченче урынын биләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100