Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе ачыла
Резиденция 25 гыйнварьгә кадәр эшләячәк.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, Арча районының Яңа Кырлай авылында янәдән Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе үз ишекләрен ача. Ул Ия елгасы яр буенда, әкияти кышкы чыршы урманында Казаннан 80 чакрым ераклыктагы Габдулла Тукайның мемориаль-әдәби музей базасында урнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының Туристлык буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе мәйданында балалар өчен дә, өлкәннәргә дә төрле күңел ачу, ял итү мөмкинлекләре тудырылган. Таудан яки тимераякта шуарга, атта йөрергә була. Резиденция 25 гыйнварьгә кадәр эшләячәк
Резиденциягә сәяхәт урман аланында башлана. Анда кунакларны Шайтан каршылап, Кыш Бабай янына алып бара. Кыш Бабай йортына Шүрәле картасы буенча барачаксыз. Юлда барганда төрле кызыклы маҗаралар була, әкият геройлары көтеп тора. Күңелле Убырлы Карчык, борынгы Аждаһа, кыю һәм көчле Батыр, гүзәл Алтынчәч, гашыйк пар Таһир һәм Зөһрә – алар барысы да Кыш бабайга кунакка килүчеләрне каршы алачак һәм күңелле ял иттерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз