Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районында котыру авыруы буенча карантин кертелде
Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Арча районының Апаз авылында хайваннарның котыру авыруы буенча карантин кертелде. Әлеге указны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы — ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта.
Авыру Апаз авылы җирлегенә кергән Хәсәншәех авылы янындагы «Ватан Агрофмирасының» ындыр табагында ачыкланган. Монда авыру терлекләрне дәвалау, маллар алып кайту, алып китү һәм мал үләксәләреннән тире салдыру тыела. Моннан тыш, терлекләрне караучы һәм авыру чыганакларын бетерүче белгечләрдән тыш, бу территориягә чит кешеләрнең керүе тыела.
Апаз авылы җирлегендә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм малларны күчерү, туплау буенча башка чаралар уздыру, шулай ук зоопарклар өчен хайваннар аулау тыела.
Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң һәм барлык тиешле чараларны уздырганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз