news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында коткаручылар Казансу елгасында югалган балыкчы мәетен тапкан

Ир-ат балыкка 10 майда киткән булган.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Арча районында 4нче зона коткару отряды коткаручылары 59 яшьлек балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат балыкка 10 майда киткән булган. Аның әйләнеп капланган көймәсен һәм әйберләрен Арча районында Кече Төрнәле авылы янында Казансу елгасында 11 майда тапканнар.

Балыкчы мәетен кичә кич Кече Төрнәле авылы янында Казансуда ярдан алты метр ераклыкта тапканнар. Хәзерге вакытта экспертлар булган хәлне ачыклый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot