news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында килеп чыккан юл һәлакәтендә “иномарка” шоферының гомере өзелде

Арча районында килеп чыккан юл һәлакәтендә “иномарка” шоферының гомере өзелде

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан юлларында узган тәүлектә теркәлгән 22 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелде, 29ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Бу хакта бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Татарстанның Арча районында килеп чыккан юл һәлакәтенең ахыры фаҗигале рәвештә тәмамланды. 21 сәгать 30 минутта Арча-Сеҗе юлының 7нче чакрымында “Ниссан” автомобилен идарә иткән ир-ат тизлеген арттыра һәм “иномарка” “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның шоферы алган җәрәхәтләрдән фаҗига булган урында якты дөнья белән хушлаша.

Кичә Чаллының Үзәк районында теркәлгән юл һәлакәтендә икенче сыйныф укучысы зыян күрә. 7нче модель “ВАЗ” автомобиленең шоферы җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннан юл аркылы чыгып баручы кызны бәрдереп китә. Нәтиҗәдә төрле тән җәрәхәтләре алган кыз хастаханәгә озатыла.

Татарстанда майның 22 көне эчендә барлыгы 362 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нәтиҗәдә 35 кеше үлде, 478е имгәнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot