news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган

Иртәгә район администрациясендә киңәшмәдә төзекләндерү сроклары турында сөйләшәчәкләр.

Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 июль, "Татар-инфом"). Бүген Арча районының Ашытбаш авылында көч җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Бүген Арча районының Ашытбаш авылының Тукай урамында урнашкан Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсенең бер өлешен җил куптарган. Бу турыда 112 номерына 18.50 сәгатьтә хәбәр килде", - дип сөйләделәр ведомствода.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәнең 60 квадрат метр өлешенә зыян килгән.

Иртәгә район администрациясе киңәшмә була. Түбәне төзәтү вакыты шунда билгеләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100