news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында гражданнарның үзара салымы программасы уңышлы эшли

2017 елда район халкыннан 12785700 сум акча җыелды, республика бюджетыннан 51142800 сум өстәлеп, 63928500 сум булды.

(Арча, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Ильяс Фәттахов). Арча районында гражданнарның үзара салымы программасы уңышлы эшләвен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советына еллык юлламасында мактап үткән иде. Арча районы тәҗрибәсен Буа һ.б. районнардан да килеп өйрәнеп киттеләр, дип яза район газетасы.

Акчаны тагын кайда дүрт тапкыр арттырып бирәләр? Андый мисал юк. Республика җитәкчелеге халыкка яхшы булсын өчен кабул итте әлеге программаны. Җирлек башлыклары кешеләр арасында абруйлы булган, аңлашып эшләгән урыннарда бүген инде урамнар да ялт иткән, утлары да яна, зират, чишмәләре дә төзекләндерелгән.

– Гражданнарның үзара салымы программасы безнең районда дүртенче ел рәттән уңышлы тормышка ашырыла, – ди районның бюджет–финанс палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев. – Үзара салым җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү, җирле бюджетларны тулыландыруның мөһим инструментына әверелде. Монда һәр җыелган сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан дүрт сум өстәлү хәлиткеч роль уйный.

2017 елда район халкыннан 12785700 сум акча җыелды, республика бюджетыннан 51142800 сум өстәлеп, 63928500 сум булды.

Бүгенге көндә үзара салым акчаларының 54441172 сум 14 тиене (85 проценты) тотылган. Гомуми файдаланудагы юлларны һәм күперләрне төзү, төзекләндерү өчен, 1698534 сум 58 тиене зиратларны карауга, 121530 сум 89 тиене су белән тәэмин итүгә, 10830802 сум 19 тиене урам утларын карау һәм ремонтлауга, 256650 сумы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, 8107349 сум 66 тиене территорияләрне төзекләндерүгә, 147912 сумы каты көнкүреш калдыкларын урнаштыруга, 20000 сумы яшел утыртмаларны санитар кисүгә киткән.

Ел ахырына кадәр калган акчалар да билгеләнгән максатларга тотылачак.

Арча шәһәре муниципаль берәмлегендә әлеге программа икенче елын тормышка ашырылып килә. 2016 елда халыктан 5 млн. сум акча җыелган, рсепублика моңа 20 млн. 200 мең сум өстәгән.

Арча шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә 722 энергия саклаучы яктырткыч куелды, 5 километр үткәргеч сузылды, шуның 4 километры Айван һәм Төбәк–Чокырча авылларында.

Урамнарның яктырту вакыты озаю һәм яктырткыч приборлар саны артуга карамастан, энергия саклаучы приборлар электр энергиясен кимрәк тоту мөмкинлеге бирде.

Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Казанка аша салынган күпердә, стадионда һәм аның тирәләрендә, Казансу паркында, вокзал мәйданында, Җиңү паркында видеокүзәтү системасы урнаштылрды.

Арча шәһәренең Вахитов һәм Ямашев урамнарында 5 чишмә төзекләндерелде.

Азин, Г.Сафиуллин, Чулпан, Җиңүнең 65 еллыгы, Кояшлы, Т.Гыйззәт, Яңа, Ф.Әмирхан, Татарстан, Татарстан урамының 1нче тыкрыгы, 9 Май, Совет, Газчылар, (Зур Бирәзә), Магистраль (Божа) урамнарында вак таш җәелде. Тагын 4 урамга вак таш салыначак.

Үзара салым акчалары исәбенә башкарылган эшләрнең бер өлеше генә әле бу. Киләсе елга дип билгеләнгәннәре дә байтак. Алар һәркайсы референдумда тавыш бирәсе бюллетеньнәрдә күрсәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100