news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында бочче буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре ачыкланды

Ярышта җиңүчеләр Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

(Арча, 25 июнь, "Татар-информ"). 21 нче июннән алып 23 нче июнгә кадәр Арча муниципаль районында бочче буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Арча муниципаль районы командасы составында уйнаган барлык спортчылар да җиңүчеләр һәм призерлар булды. Бу турыда Арча муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Ярышка спортчылар Яшел Үзәннән, Балтачтан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакайдан, Әлмәттән, Мамадыштан, Сабадан килгән . Шулай ук Арча муниципаль районы командасы спортчылары да катнашты. Барлыгы 34 спортчы катнашкан.

Ярышка хөрмәтле кунуклар Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте председателе Фәридә Сафиуллина килде.

Катнашучылар 5 төркемдә медальләр алуга иреште. Ярышта җиңүчеләр Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Команданың тренеры Арча муниципаль районы “Укучылар Сарае ” өстәмә белем бирү укытучысы Минхәеров Фәрит Фәтхи улы.

Ярышлар кагыйдәләр нигезендә уйналды. Һәрбер төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100