news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында бал кортлары белән умарта төялгән йөк машинасы ауган

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Малмыж трассасының 75 нче чакрымында булган.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районында бал кортлары белән умарталар төялгән йөк машинасы ауган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән бердәм 112 номеры аша котару хезмәтенә Казан – Малмыж трассасының 75 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр кергән. ”Мерседес” машинасының Казаннан Кировка бал кортлары алып барышы булган.Йөртүче идарәне югалтып, йөк машинасы юл кырыена ауган.

107 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция һәм медицина хезмәткәрләре, Арча янгын сүндерү гарнизоны вәкилләре урынга килеп җиткән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100